Татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Мамадыш районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә хезмәт алучылар шәһәр китапханәсендә узган чарада катнаштылар. Укучылар авторның биографиясе белән таныштылар, шагыйрьнең иҗатына чумдылар, мәхәббәт, бурыч һәм тугрылык турында үткен шигырьләр тыңладылар.
Арча районында «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгенең өлкән төркеме балалары белән укытучы-дефектолог Инна Нурмиева шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган танып-белү чарасы үткәрде. Педагог сүзләренчә, мондый чаралар патриотлык хисе тәрбияли.