Идел буе федераль округының социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән «Менталь сәламәтлек» проектын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук «Социаль туризм» һәм «Анималотерапия» социаль практикалары кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары «Төньяк сулышы» этнопаркына барды.
Кунакларны төньяк боланнары, хаскилар һәм башкалар каршы алды. Табигать белән бу элемтә катнашучылар өчен мавыктыргыч кына түгел, терапевтик та булды.