Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балаларның ата-аналары Әтнә татар дәүләт драма театрында Туфан Миңнуллинның «Язмышлардан үзмыш юк» спектаклен карадылар.
Сәфәрне театр җитәкчесе Ленур Зәйнуллин бушлай оештырды. Аның инициативасы һәм «Өмет чаткысы» үзәге директоры ярдәме белән театрга бару үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен ел саен күркәм традициягә әверелде.
Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар – гаиләләргә психологик ярдәм күрсәтүнең мөһим элементы.