13 апрельдә Халыкара меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелә. Бу көн алдыннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мәдәният хезмәткәрләре белән бергә «Сезнең янда дөнья игелеклерәк» дигән чара уздырдылар.
Казан шәһәренең Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Вера Новикова спикер сыйфатында балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре өчен республика супервизиясендә чыгыш ясады. Чараның темасы – «Буллингны профилактикалау. Яшьтәшләре арасында мәрхәмәтсез мөгамәлә булган очракта балигъ булмаганнарга социаль-психологик ярдәм күрсәтү».
9 апрельдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме белән «Барысы да шәхси гигиена турында» дигән дәресләр блогын дәвам иттеләр. Чираттагы чара шәхси гигиена күнекмәләрен, кулларны һәм тырнакларны дөрес карау күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
8–12 апрель көннәрендә Лениногорск районының «Исток–Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Россиядә Гаилә елына багышланган фотосурәтләр күргәзмәсе оештырылды. Ул социаль хезмәтләр алучы гаиләләрнең фотоларыннан тора.
20–22 майда «Татарстан ритмы» социаль үзгәрешләр лидерларының региональ инклюзив форумы узачак. Катнашу өчен гаризаны 10 майга кадәр форумның рәсми сайтында бирергә мөмкин – https://территорияритма.рф/tatarstan.
Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларны җиңүче дипломнары белән бүләкләделәр.
Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Минзөфәр Төхбатовны туган көне белән котлады. Бабайга 87 яшь тулды.
Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Ярдәм кулы» программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул инвалидларны социаль адаптацияләүгә һәм психологик ярдәмгә юнәлдерелгән.
11 апрельдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләренә багышланган чара үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
Абыйлар-апалар көне кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Гаилә елына багышланган күңел ачу чарасы үткәрелде. Аның максатлары туганлык бәйләнешләрен ныгыту һәм һәр кеше тормышында гаиләнең мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру иде.