Яңа гаиләдә яшәүче бабайны туган көне белән котладылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Бөгелмә районының «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Минзөфәр Төхбатовны туган көне белән котлады. Бабайга 87 яшь тулды.

2017 елдан Минзөфәр Төхбатов яңа гаиләдә яши. Өйдә хөрмәт, мәхәббәт һәм тынычлык хөкем сөрә. Олы кешегә һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерләр.

Исегезгә төшерәбез, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проекты Татарстанда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла. Социаль ярдәм күрсәтүнең бу формасы өлкән буын турында кайгырту традицияләрен сакларга мөмкинлек бирә, ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә уңайлы шартларда яшәргә, таныш мохитне сакларга, күңел җылысын һәм битараф булмаган кешеләрнең катнашуын тоярга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International