11 апрельдә Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре гаилә кыйммәтләренә багышланган чара үткәрделәр. Анда балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар һәм көндезге тору төркеменә йөрүчеләр катнашты.
Чара гаилә кыйммәтләре турында сөйләшүдән башланды. Һәркем үз фикерен белдерде һәм гаилә кыйммәтләре турында үз фикере белән уртаклашты. Шулай ук нәфис фильм карадылар. Фильм турында фикер алышу да гаиләне берләштерүгә ярдәм итте.