Әлмәт районында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар «Минем йорт хайваным» Бөтенроссия иҗади конкурсында һәм «Минем хобби» Бөтенроссия иҗади конкурсында катнаштылар. Конкурсларны «Ника» белем бирү порталы оештырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча катнашучыларны җиңүче дипломнары белән бүләкләделәр.