ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Тукай районы "Шәфкать" комплекслы  үзәгендә сәламәт яшәү рәвешен алып барырга  өнди торган чара узган. Ул "Сәламәт буласың килсә, спорт белән дуслаш" дип аталган.
Яңа Чишмә районында  "Җиңү салюты" дигән районкүләм  фестиваль бара.
Бүген Чирмешән районы "Доброе сердце" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Булачак Ватанны саклаучылар" дигән викторина уздырылган.
Мамадышның "Надежда" приютында сәламәтлек көне узган. Көннең беренче яртысында өлкән төркем балалары өчен Айрат Галиев һәм Ирина Белоусова җитәкчелегендә  чаңгы ярышлары үткәрелгән.

18
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
Бөтенроссия сукырлар оешмасының татар төбәк оешмасы ТР Икътисад министрлыгы үткәргән грантлар һәм субсидияләр алуга бизнес-проектлар конкурсында җиңгән.
Бөтенроссия инвалидлар оешмасының  татар төбәк оешмасы, "РИТЭК" ААҖнең грантын тормышка ашыру уңаеннан,  физкультура-спорт эшенең иң яхшы постановкасына конкурс турында игълан итте. Бу бәйге районнар һәм шәһәрләрдәге инвалидлар оешмалары һәм "ТР инвалидлары спорт ассоциациясе"нең төбәк бүлекчәләре арасында уздырыла.
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. 
Шушы көннәрдә Чирмешән районының мактаулы гражданы Мария Смолина 90 яшьлеген билгеләп үткән. Ул 1998 нче елдан бирле "Доброе сердце" үзәге карамагында тора.
Балык Бистәсенең социаль яклау бүлеге  Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына багышланган төрле акцияләр уздыра, чараларда даими катнашып килә.
Хезмәт коллективларында очрашулар уздыру кысаларында Яр Чаллының "Доверие" үзәге белгечләре  пенсия законнарындагы яңалыклар турында сөйләү өчен Пенсия фонды белгече белән очрашу оештырганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International