ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2015 ел
җомга
Бүген Менделеевскиның "Өмет яры" үзәгендә өлкән гражданнар һәм инвалидлар өчен сәламәтлек көне оештырылган.
Тәтеш районының социаль яклау бүлеге башлыгы О.Илларионова  Тәтеш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Александр Майоровка 23 февральгә багышлап Казан Кремлендә ТР Президенты белән узган тантанадан фотолар тапшырган. 
Мамадыш районында ветераннарга юбилей медальләре тапшыру дәвам итә.
Бүген Минзәләнең "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә тыл хезмәтчәннәренә "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медальләре тапшырганнар.
Приютта тәрбияләнүче балалар педагоглары белән бергә Раифа махсус училищесына барганнар. Программа кысаларында училищеда белем алучылар концерт номерлары да әзерләгәннәр.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан районның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгы Светлана Лаптева җитәкчелегендә "Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарны  куелган квота хисабына һәм резервланган эш урыннарына эшкә урнаштыру" дигән темага киңәшмә оештырылган.
Кичә "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Мөмкинлекләре чикле балаларга социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләр өчен нигез курслар" дигән республикакүләм семинар  үткәргәннәр.
Терроризмга каршы эшчәнлек кысаларында Менделеевск районы "Кама таңнары" приютында  тәрбиячеләр Рамил Заһретдинов һәм Людмила Елисеева тарафыннан террор акты куркынычы булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча чара уздырылган.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан  эш бирүче көне уздырылган. Әлеге чарада "Тандер" ЯАҖ вәкилләре катнашкан.
10 нчы март көнне Әлмәт районында яшәүче Бәгыйзә Шәрәфетдинова һәм Хөснелбанат Төхвәтуллиналар 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Тыл хезмәтчәннәре бу көнне кунаклар кабул иткәннәр. Аларны бәйрәмнәре  белән котларга дип район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова килгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International