"Кама таңнары" приютында тәрбияләнүчеләр террор акты куркынычы булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышканнар

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Терроризмга каршы эшчәнлек кысаларында Менделеевск районы "Кама таңнары" приютында  тәрбиячеләр Рамил Заһретдинов һәм Людмила Елисеева тарафыннан террор акты куркынычы булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча чара уздырылган.
Балалар бу көнне безнең илдә узган ел һәм башка елларда булган террор актларын искә төшергәннәр. Зур игътибар белән бу темага презентация караганнар. Аннан соң балаларга сораулар бирелгән.  Бу тема бик актуаль булып чыккан, балалар аның һәр аспектын тикшергәннәр.  Аннан соң шундый төп нәтиҗә чыгарганнар: сакчыллык беркайчан да комачауламый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International