Әлмәт районында яшәүче Бәгыйзә әби белән Хөснелбанат әби бер гасырлык юбилейларын билгеләп үткәннәр

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
10 нчы март көнне Әлмәт районында яшәүче Бәгыйзә Шәрәфетдинова һәм Хөснелбанат Төхвәтуллиналар 100 яшьлек юбилейларын билгеләп үткән. Тыл хезмәтчәннәре бу көнне кунаклар кабул иткәннәр. Аларны бәйрәмнәре  белән котларга дип район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова килгән. Ул хөрмәтле юбилярларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырган.
 Бәгыйзә әби сугышка кадәр үк кияүгә чыккан. Ире Бөек Ватан сугышына китеп, яраланып кайткан. Әмма бераздан тагын сугышка китеп, Смоленск астында үлеп калган. Озак еллар узгач Бәгыйзә апа тол иргә кияүгә чыга. Сугыштан соң авыл хуҗалагын торгызуда булыша, күмәк хуҗалыкта эшли. Үзенең тегү машинасында матур күлмәкләр тегеп, авылдашларын сөендерә.
Икенче юбиляр Хөснелбанат апа Томск өлкәсендә туа. Тәрбиячеләр курсын тәмамлый. Исламбул авылында тәрбияче булып эшли. 1936 нчы елда кияүгә чыга һәм 37 нче елда Ташкент шәһәренә күченәләр. Ирен сугышка алгач, ул анда үлеп кала. Сугыш елларында Хөснелбанат апа солдатларга киемнәр тегә.
2001 нче елда кызы белән Әлмәт районына күченә. Аның гаиләсе бик зур -  кызы, 4 оныгы, 8 оныкчыгы, оныкчыкларының 5 баласы бар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International