Бүген Әлмәт районында инвалидларны квота хисабына эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан районның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгы Светлана Лаптева җитәкчелегендә "Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ булган гражданнарны  куелган квота хисабына һәм резервланган эш урыннарына эшкә урнаштыру" дигән темага киңәшмә оештырылган.
Киңәшмәдә үзәк хезмәткәрләре, шулай ук 2015 нче елга квота куелган эш бирүчеләр катнашкан.
 Районның икътисад, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгы Светлана Лаптева халыкны эш белән тәэмин итү үзәге алып бара торган әлеге эшчәнлекнең бик мөһим булуын ассызыклаган. Утырыш барышында эш бирүчеләргә 2014 нче елда инвалидларны эшле итүнең уңай тәҗрибәсе турында фильм да күрсәтелгән. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International