Казанда мөмкинлекләре чикле балаларга социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләр өчен курслар үткәргәннәр

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе
Кичә "Казан шәһәре" шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре "Мөмкинлекләре чикле балаларга социаль хезмәтләр күрсәтүче белгечләр өчен нигез курслар" дигән республикакүләм семинар  үткәргәннәр. Биредә өйдә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль хезмәтләр күрсәтүнең хокукый-норматив, оештыру нигезләре аңлатылган.
Семинарда республиканың 13 районыннан гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International