ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2015 ел
җомга
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эш урыннарында  куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү һәм хезмәтне саклау өлкәсендә эш оештыруның иң яхшы үрнәген пропагандалау максатыннан "Уңыш һәм куркынычсызлык" дигән Бөтенроссия конкурсы уздырылган иде.
27 нче апрельдән 7  нче майга чаклы Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының  вәкаләтле вәкилләре тарафыннан  Арча  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең  халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт гарантияләрен үтәү, инвалидларны эшсез сыйфатында теркәү буенча эшчәнлеген тикшерәчәкләр.
Балтач гимназиясы укучылары “Кулдан кулга” исемле акция уздырдылар.
 Биредә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар катнашкан.
Икенче ел рәттән Түбән Каманың "Балкыш" приютында "Дан минуты" дигән конкурс уза. Әлеге чарада приют балалары гына түгел, приют хезмәткәрләре, аларның балалары, туганнары да катнаша.
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  агымдагы елда тормышка ашырыла торган "Сайларга вакыт!" проекты кысаларында «ФордСоллерс» ҖЧҖнә экскурсия оештырганнар.
22 нче апрельдә Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Түбән Каманың "Балкыш" приютындагы балалар өчен "Кояшлы алан" территориясендә урнашкан бау паркына экскурсия оештырганнар. Бу сәяхәт балаларны бау трассаларын узарга өйрәткән.
22 нче апрельдә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырыла. Әлеге чарада шәһәрнең 3 предприятиесе вәкилләре катнашачак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре ветераннар йортына барып "Бу Җиңү көне" дигән акция уздырганнар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International