Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге казанлыларны эшкә урнаштырачак

2015 елның 17 апреле, җомга
22 нче апрельдә Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада 21 нче шәһәр поликлиникасы,  «Теплоконтроль» ААҖ,  «Татвойлок» ҖЧҖ, Республика клиник хастаханәсе, «Радиоприбор» ААҖ, «Бахетле-1» ҖЧҖ,  «АйСиЭнСервис Инжиниринг Восток» ҖЧҖ, 2 нче троллейбус депосы, «КЗСК» ААҖ,  «Кварт» АҖ, 11 нче балалар шәһәр поликлиникасы вәкилләре катнаша.
Ярминкә Казан шәһәре, 57 нче йорт, "Татарстанның халыклар дуслыгы йорты" бинасында узачак.
Башлана сәгать 10.00да.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International