Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ветераннар йортына барган

2015 елның 17 апреле, җомга
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе  белгечләре ветераннар йортына барып "Бу Җиңү көне" дигән акция уздырганнар. Ветераннар каршында бу көнне "Оберег" казак хоры борынгы рус халык җырларын, биюләрен башкарган. Икенче көнне исә ветераннар йортында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары белән бергә әдәби-шигъри кичә оештырылган.  Биредә Эдуард Асадов, Муса Җәлил иҗаты белән танышканнар.
Ветераннарга кунакка шулай ук гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы балалар да килгән. Өлкәннәр аларга тормыш юллары, сугышта алган орден-медальләре турында сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International