Балтач гимназиясы укучылары “Кулдан кулга” исемле акция уздырдылар. Акция кысаларында Чепья авылында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлекчәсенә күп керә газета, журналлар җыеп тапшырдылар. Өлкәннәр балаларга рәхмәт әйттеләр һәм бу акцияне дәвамлы булыр дигән өмет белән калдылар.