Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «ФордСоллерс» ҖЧҖнә экскурсия оештырганнар

2015 елның 17 апреле, җомга
Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  агымдагы елда тормышка ашырыла торган "Сайларга вакыт!" проекты кысаларында «ФордСоллерс» ҖЧҖнә экскурсия оештырганнар. Биредә Азнакай районы мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук Лениногорск политехник көллиятенең Азнакай филиалында укучылар катнашкан.
Экскурсия барышында алар Форд-Соллерс заводына гына түгел, Алабуга политехник көллиятенә дә барганнар. Аның тарихы, укыту үзенчәлекләре, һөнәрләр хакында белешкәннәр.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чара яшьләрне икътисадның реаль секторында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр үзләштерүенә өндәү максатыннан чыгып уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International