ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Водоканал” МУП,  “Горводзеленхоз” МУП Тресты, “Метроэлектротранс” МУП һәм башкалар.
Бүген Арчада "Формаль булмаган мәшгульлекне киметү буенча эш барышы һәм мәҗбүри пенсия иминиятләштерүенә иминият кертемнәре керүне арттыру турында" дигә сорау буенча зона киңәшмәсе узды.

"Волонтер" доброволец үзәге волонтерлары Балык Бистәсенең "Доверие-Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә үзенчәлекле флеш-моб оештырганнар.
 "Язгы мәрхәмәт атнасы" акциясе кысаларында биредә "Георгий тасмасы" акциясе дә старт алган.
 Биредә этносларның төрлелеге, милләтләрнең аерымлыклары турында сүз барган.

Иртәгә Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарага районның 10 предприятие вәкилләре чакырылган – “Буа Элеваторы” ААҖ , “Буа шикәре” ҖЧҖ, “Буа МСО” ЯАҖ һәм башкалар.

Бүген Тукай районы "Шәфкать" үзәгендә толерантлык дәресе уздырганнар.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды Идел буе федераль округында бала хокуклары буенча вәкләтле вәкил координация советы белән берлектә "Бала хокуклары - уртак эш" дигән акция уздыра.
Беренче көнне шәһәрнең урта белем мәктәпләре укучылары өчен акция уздырылса, икенче көнне үк волонтерлар өлкән гражданнарның һәм инвалидларның йортларын җыештыру буенча эш башлап җибәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International