Балык Бистәсендә "Язгы мәрхәмәт атнасы" дигән акция старт алган

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
"Волонтер" доброволец үзәге волонтерлары Балык Бистәсенең "Доверие-Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре белән берлектә үзенчәлекле флеш-моб оештырганнар. Алар бистә урамнарында язгы мәрхәмәт атнасы кысаларында уздырылачак чаралар турында язылган листовкалар таратканнар. Шулай ук узып баручыларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Акчарлак" приютында тәрбияләнүчеләр ясаган канәфер чәчкәләре дә өләшкәннәр. Акциядә катнашырга өндәгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International