Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Иртәгә Буа халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылачак. Әлеге чарага районның 10 предприятие вәкилләре чакырылган – “Буа Элеваторы” ААҖ , “Буа шикәре” ҖЧҖ, “Буа МСО” ЯАҖ һәм башкалар.

Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк: инженер, слесарь, шәфкать туташы, штукатур, тракторист, сатучы, агроном, бармен һәм башкалар.

Ярминкә барышында оешмалар вәкилләре эш шартлары, эшкә алучыга карата таләпләр белән таныштырачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International