Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшче белгечлекләр буенча 223 вакансия тәкъдим ителде

2015 елның 21 апреле, сишәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды. Эшсез һәм яңа эш урыннары эзләүче гражданнарга 5 оешма үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте: “Водоканал” МУП,  “Горводзеленхоз” МУП Тресты, “Метроэлектротранс” МУП һәм башкалар.

Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре 256 вакансия тәкъдим итте, шуларның 223 – эшче белгечлекләр буенча. Бу көнне машина йөртүчеләр, ремонтлаучы слесарьләр, электромонтерлар, штамплаучылар, токарьләр, трактористаларга кытлык зур булды.

Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.

Чарага 201 кеше килгән. 16 кешегә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International