"Гаилә" үзәгендә "Бала хокуклары - уртак эш" дигән акция кысаларында әзерләнгән хезмәтләргә бәя биргәннәр

2015 елның 21 апреле, сишәмбе
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды Идел буе федераль округында бала хокуклары буенча вәкләтле вәкил координация советы белән берлектә "Бала хокуклары - уртак эш" дигән акция уздыра. Акциядә 28 муниципаль районнан 37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе коллективы катнаша.
Акция кысаларында балалар куллары белән ясалган арт-объектлар: мозаикалы панно, аппликацияләр, печворг, декоратив эшләнмәләр, плакатлар, интерьер кирәк-яраклары, кием-салым, видеороликлар да тәкъдим ителә.
Иң яхшы дип табылган конкурс эшләре Татарстан Республикасы исеменнән арт-акциянең федераль этабына  җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International