Республикада наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы игълан ителде

2015 елның 4 августы, сишәмбе
Республикада социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт учреждениеләре арасында наркоманияне кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән социаль программалар конкурсы буенча гаризалар кабул итү башланды. Чараны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республиканың социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге мәгълүмати-методика үзәге оештыра. Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

1.  Наркотиклар куллану сәбәпле барлыкка килгән конфликтларны гаиләдә булдырмау, социаль-психологик ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы практика;

2. Наркотиклар куллану сәбәпле барлыкка килгән конфликтларны гаиләдә булдырмау, социаль-педагогик ярдәм күрсәтү буенча иң яхшы практика;

3. Наркотик кулланучы кеше булган гаиләдә буш ара эшчәнлеген альтернатив яктан үстерү һәм формалаштыру буенча иң яхшы практика.  

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны “КОНКУРС” тамгасы белән түбәндәге адрес буенча җибәрү сорала: 420111, Казан шәһәре, К. Маркс ур., 12 йорт; тел./факс: (843) 236-45-56; e-mail: gaile-info@mail.ru.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International