Яр Чаллының "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә спорт ярышларына йомгак ясалды

2015 елның 4 августы, сишәмбе

Яр Чаллының "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү Паралимпия уеннарының атналыгы үтте. Әлеге җәйге бәйрәм "Спорт ярышларында яңа рекордларга таба!" шигаре астында уздырылды. Атна дәвамында ике команда төрле ярышларда катнаштылар, футбол, волейбол, җиңел атлетика кебек уеннарда көч сынаштылар.

Балалар паралимпия уеннары турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр. Гадел жюри атна буе ярышларны күзәтте. Һәр катнашучы үз-үзен җиңүче итеп тойды. Аеруча активлык күрсәткән балаларга мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International