Түбән Каманың "Балкыш" приютында хокук бозуларны кисәтү максаты белән чираттагы дәрес уздырылды

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

2013-2017 елларда кабул ителгән балалар мәнфәгатьләрендәге гамәлләрне Республика стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Аленький цветочек" дигән комплекслы дәрес  узды.

Әлеге дәрестә белгечләр Сергей Тимофеевич Аксаковның "Аленький цветочек" әкияте ярдәмендә балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү эше алып барды.

Балалар зур кызыксыну белән әкиятне тыңладылар, яхшылык һәм начарлык турында фикер алыштылар. Дәреснең икенче өлешендә приют карамагындагы балалар аппликация ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International