Бүген Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр мини-өмә оештырдылар. Балалар чүп-чар, яфраклар җыйдылар.
Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, социаль адаптациядә авырлыклар кичергән балаларда хезмәт дуслык хисе уята, кызыксынучанлыкларын арттыра.