Валерий Рязанский: "Татарстан – Россиядә актив озын гомер программалары буенча әйдәп баручы регион "

2015 елның 25 августы, сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советында социаль сәясәт буенча Россия Федераль җыелышының Федерация Советы Комитеты рәисе Валерий Рязанский социаль өлкә хезмәткәрләре белән эшлекле очрашу уздырды. Чарада социаль сәясәт буенча Парламент комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче методистлар катнашты. Чарада социаль законнарда кертелгән яңалыклар турында сөйләштеләр.

Очрашу башында Федерация советы комитеты җитәкчесе Казан шәһәренән һәм Татарстан Республикасында туплаган уңай хис-тойгылары белән уртаклашты. "Татарстан – Россиядә актив озын гомер программалары буенча әйдәп баручы регион ", - дип ассызыклады Валерий Рязанский. Аның фикеренчә,  тормыш дәрәҗәсе үсә, халыкның дарулар яхшырак, кәеф югарырак, - нәтиҗәдә, гомер озынлыгы арта. Әлеге җыелышта пенсия реформасына карата да күп кенә сораулар каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International