Бүген Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Әниләр мәктәбе” ачылды.
Үзәк белгечләре әниләргә сораштыру уздырдылар. Дәрес барышында психолог ком терапиясе үткәрде. Шулай ук белгечләр барлыкка килә торган проблемаларны җиңеп чыгу вариантларын күрсәттеләр.
Чара ахырында, "Минем сабыем" дигән буклетларны презентацияләү чарасы булып узды.