Югары Ослан районында өлкәннәр һәм инвалидлар белән уздырыла торган эш турында сөйләделәр

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында “Өлкәннәр һәм инвалидлар белән үткәрелә торган эш” дигән түгәрәк өстәл узды.

Югары Осланның “Островок надежды” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Юлия Иванова инвалидлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар белән алып барыла торган эш турында сөйләде.

Югары Осланның интернат-йорт җитәкчесе Элеонора Серебрякова Алтай краена сәфәр турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International