Мамадышның "Забота" үзәге шәһәр көненә багышланган чарада катнаштылар

2015 елның 31 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Мамадышның “Забота” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре шәһәр көне уңаеннан уздырылган инвалидлар өчен фестивальдә катнашты.

Бәйрәм программасында музыкаль чыгышлар, спорт ярышлары, күңелле уеннар, күргәзмә һәм мастер-класслар оештырылды. "Забота" үзәге хезмәткәрләре өлкәннәр үз куллары белән эшләгән әйберләр күргәзмәсе уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International