Бүген Яр Чаллының “Асылташ” балалр һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә йомгак ясалган. Әлеге чара гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә уздырылган. Акциянең максаты күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтүдән гыйбарәт булган.
Приют белгечләре булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырды.