ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Агымдагы елның 10 нчы ноябрьеннән 25 декабенә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, 2015 елның 9нчы ноябреннән 2524-р номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантларын алуга конкурс оештыра.

Бүген Татарстан Республикасы наркоконтроль Идарәсендә, Идарә җитәкчесе урынбасары Эдуард Гәрәев рәислегендә балигъ булмаганнарны комплекслы реабилитацияләү һәм ресоциализацияләү системасын камилләштерү максатыннан тармакара киңәшмә узды.

Агымдагы елның 9нчы ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның үз-үзләрен тоту һәм үстерүдә тайпылышларын кисәтүгә  юнәлтелгән нәтиҗәле методикалар буенча ике этапта укулар булып узды.


22
ноябрь, 2015 ел
якшәмбе

Халыкара әниләр көне алдыннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары оешмасы" белән берлектә "Әниләр көне – мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме" оештырды. 


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең хокукларын саклау, вакытында һәм тулысынча аларга хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеген дәвам итә.

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты педагоглары Мария Кривошеина һәм Ирина Кәлимуллина 11 сыйныф укучылары өчен  "Минем һөнәрем – гомерлек сайлау" чарасын үткәрде. 

Бүген Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Урман мәктәбе" эш проекты планын гамәлгә ашыру кысаларында "Сундучок Незнайки" танып-белү уенын оештырдылар.

"PROFF навигатор"  проектын тормышка ашыру кысаларында  Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен шәһәр предприятиеләренә экскурсия оештыралар.

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе узды.

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Мария Кривошеина һәм Ирина Кәлимуллина тәрбияләнүчеләр белән берлектә 11нче номерлы мәктәп укучылары өчен "Минем һөнәрем – гомерлек сайлау" дип исемләнгән  чара оештырды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International