"PROFF навигатор" проектын тормышка ашыру кысаларында Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары өчен шәһәр предприятиеләренә экскурсия оештыралар. Барлыгы 15 экскурсия үткәрергә планлаштырыла. Биредә 300гә якын 9нчы сыйныф укучысы катнашыр дип көтелә.
Моннан тыш, 2, 4, 3нче номерлы мәктәп укучылары һәм Татар гимназиясендә белем алучылар инде Зәй подстанциясендә булырга җитештеләр. Шулай ук экскурсия кысаларында һәр төркемнең Зәй политехника көллиятенә баруы да каралган.