Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячеләре Мария Кривошеина һәм Ирина Кәлимуллина тәрбияләнүчеләр белән берлектә 11нче номерлы мәктәп укучылары өчен "Минем һөнәрем – гомерлек сайлау" дип исемләнгән чара оештырды.
Очрашуда катнашучылар интерактив уенда үзләренең һөнәри мөмкинлекләрен белделәр, һөнәр һәм хезмәтнең мөһимлеге, әһәмияте хакында фикер алыштылар.
Балалар эксперименталь цехта программист кием өчен логотип эшләү белән шөгыльләнен белде, тегү цехында әзер эшләнмәләр үрнәкләрен күрде.