"Апрель" тернәкләндерү үзәгендә семинар узды

2015 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 9нчы ноябреннән алып 20 ноябренә кадәр "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балаларның үз-үзләрен тоту һәм үстерүдә тайпылышларын кисәтүгә  юнәлтелгән нәтиҗәле методикалар буенча ике этапта укулар булып узды.

1 этап – 9-13 ноябрь көннәредә тернәкләндерү үзәкләре белгечләре һәм  16-20 ноябрьдә социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белгечләре өчен. Әлеге курсларны оештыручылар - Министрлыкның кадрлар әзерләү һәм тармак үсеше бүлегенең  Комплекслы үзәк белгечләре.

Берничә көн дәвамында үзәк белгечләре үсешендә тайпылышлары булган балалар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Диагностик кабул итү, шәхси программа тутырылу һәм  практикада гамәлгә ашырылу буенча белемнәрен күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International