Түбән Каманың Халыклар бердәмлеге йортында Әниләр көненә багышланган чара узды

2015 елның 22 ноябре, якшәмбе

Халыкара әниләр көне алдыннан Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре "Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары оешмасы" белән берлектә "Әниләр көне – мәхәббәт һәм рәхмәт бәйрәме" оештырды. 

Балалар әниләр өчен букетлар, "Хыяллар бакчасы" плакаты, оригами техникасы белән фигуралар ясады.

Аннан соң катнашучыларны  балалар сәнгать мәктәбе концерт белән сөендерде. 

Бәйрәмне оештыручылар аналарга бәхет, мәхәббәт, нык сәламәтлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International