ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар циклы планлаштыра.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән түбәндәге категория гражданнарның торак биналарында автоматик янгын сигнализациясе системасы урнаштырыла: балигъ булмаган балалар белән гаиләләр, күп балалы, аз керемле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган яки катлаулы тормыш хәлендә булган гаиләләр.

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Үзең сайла” дип исемләнгән акция оештырды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән грантлар конкурсы игълан итә.

Язгы каникуллар чоры Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен күңелле һәм файдага үтә.

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында белегчләр социаль-психологик ярдәм күрсәткәндә инновацион юнәлешләрнең берсе – әкият терапиясе алымнарын куллана.

2 апрельдә Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге "Зажги синим" акциясенә кушылачак.

Шушы көннәрдә Биектау районында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International