Әлеге чаралар аеруча мохтаҗ гражданнарның социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шуның белән бергә, гамәлдә оешмалар тарафыннан үтәлмәгән аерым фактлар теркәлә.
Әйтик, 2016 елның март аенда Лениногорск район суды административ хокук бозулар өчен җаваплылыгы чикләнгән шәхси эшмәкәр Р.Г. Тукаевка җәза рәвешендә биш мең сум күләмендә административ штраф билгеләде. Бу эшмәкәр мәшгульлек үзәгенә мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә алу өлешендә мәгълүмат җиткермәгән.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга кагылышлы мәгълүматны вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә җиткерергә кирәклеге хакында искәртә.