Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Үзең сайла” дип исемләнгән акция оештырды.
Акциянең максаты – шәһәр халкының игътибарын тәмәке тарату һәм наркотиклар куллану проблемаларына юнәлтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Әлеге акция барышында шәһәр урамнарында йөздән артык буклет таратылды.