Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән грантлар конкурсы игълан итә.
Конкурс төрле яшьтәге инвалидларга системалы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Өстенлекле бурычлар арасында социаль тернәкләндерүдә инновацион метод һәм алымнарны үстерү, мөмкинлекләре чикле кешеләргә өстәмә белем бирү һәм башкалар.
Гаризалар кабул итү һәм теркәү кабул итү комиссиясе тарафыннан 21 марттан алып 19 апрельга кадәр тәбүндәге адрес буенча башкарыла: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы 47, элемтә өчен телефоннар: (843) 557-21-47, 557-21-21, 557-20-20.
Тулырак мәгълүмат министрлык сайтында www.mtsz.tatarstan.ru “Конкурслар” бүлегендә (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/2016-god-951937.htm) урнаштырылган.