Шушы көннәрдә Биектау районында социаль хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.
Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре.
Координация советы утырышында районның оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты.