ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

30 нчы марттан алып 5 нче апрельга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә.

Бүгенге көндә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 18456 эшсез кеше теркәлгән.

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә банк компаниясе менеджеры Гөлнара Миникаева белән мәгълүмати-консультатив очрашу узды. 

Кичә Бөгелмәнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар һәм һөнәри укыту узганнар өчен эш тәкъдим итүчеләр көне оештырылды.

Бүген Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында наркология диспансеры белгече Сергей Рогожников наркомания темасына лекция-әңгәмә үткәрде.

Шушы көннәрдә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика хәйрия акциясе кысаларында яшьләр үзәге  "Шатлык"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында концерт оештырды. 

Бүген "Безнең кадерле ветеран" проекты кысаларында Зәй башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Җәлил һәм Мөслим интернат-йортларында Бөек Ватан сугышы ветераннары янында булып кайтты.

Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Бөгелмәнең “Возрождение” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган чара үтте.

Бүген Питрәчнең «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кечкенә группа балалары өчен Г.Тукайга 130 ел тулуга багышланган  чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International