Мамадышның комплекслы үзәгендә #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында мәгълүмати очрашу узды

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика акциясе кысаларында Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә банк компаниясе менеджеры Гөлнара Миникаева белән мәгълүмати-консультатив очрашу узды. 

Ул өлкәннәр һәм инвалидларны  банк карталарын рәсмиләштерү кагыйдәләре белән таныштырды, аларга тормыш иминияте һәм кертемнәр турында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International