Игелек атналыгы Питрәчнең "Шатлык" приютында уза

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" #ИГЕЛЕКЛЕТАТАРСТАН республика хәйрия акциясе кысаларында яшьләр үзәге  "Шатлык"  балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында концерт оештырды. 

Бәйрәмдә төрледән-төрле җырлар яңгырды, биюләр күрсәтелде һәм баларга уеннар тәкъдим ителде.

Бәйрәм ахырында тәрбияләнүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Приютта тәрбияләнүче балалар һәм хезмәткәрләр концертны оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International