Бүген Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Габдулла Тукай тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Үзәккә килүчеләр шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныша алачак.
Шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре җирле телевидениедә шагыйрьгә багышланган викторинада катнаша.