30 нчы марттан алып 5 нче апрельга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүчеләр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә. Монда 208 кеше эшсез калган. Шулай ук азлап һәм күпләп сату өлкәсендә - 116 кеше.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, эштән чыгарылганнар саны түбәндәгечә билгеләнә:
белем бирү – 29, транспорт һәм элемтә өлкәсеннән – 47, энергетика тармагыннан – 11, коммуналь хезмәтләрдән – 46, сәламәтлекне саклаудан – 18, төзелештән – 36, авыл хуҗалыгыннан – 20, дәүләт хезмәтеннән – 26, финанс эшчәнлегеннән – 31, кунакханә бизнесыннан – 11, файдалы казылмалар табудан – 11 кеше эшеләреннән азат ителгән.