ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2016 ел
сишәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү дәүләт хезмәтенә 25 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек уңаеннан Министрлык мәшгульлек үзәкләре белегчләре арасында һөнәри осталык конкурсы уздырды.

Бүген Арчаның "Исток надежды" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыдар  Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан балалар район китапханәсендә булып кайтты. 

Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 15-еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Бөтенроссия конференциясе оештырыла.

Бөгелмәнең “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр яллларын файдалы итеп үткәрә.

Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Социаль хезмәткәр мәктәбе" эшләп килә.

Түбән Каманың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Габдулла Тукай тууына 130 ел тулу уңаеннан чаралар циклы планлаштыра.

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән түбәндәге категория гражданнарның торак биналарында автоматик янгын сигнализациясе системасы урнаштырыла: балигъ булмаган балалар белән гаиләләр, күп балалы, аз керемле һәм аз тәэмин ителгән гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган яки катлаулы тормыш хәлендә булган гаиләләр.

2006нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.


28
март, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.

Шушы көннәрдә Бөгелмәнең "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Үзең сайла” дип исемләнгән акция оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International