Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Социаль хезмәткәр мәктәбе" эшләп килә.
Атна саен өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Сорокина теоретик һәм практик укыту дәресләре үткәрә.
Укытуның максаты хезмәткәрләрдә нәтиҗәле эшчәнлек формалаштыру, яңа кабул ителгән хезмәткәрләргә уңышлы күнегү мөмкинлеге бирүдән гыйбарәт.