Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең 15-еллыгына багышланган бәйрәм чаралары кысаларында Бөтенроссия конференциясе оештырыла.
Конференция 12 апрель көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе актлар залында 9.00-16.00 сәгатьтә һәм 13 апрель көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы актлар залында 9.00-16.00 сәгатьтә узар дип көтелә.